20-22 сентябрьдә Казанда KAZAN DIGITAL WEEK-2023 халыкара форумы узачак. ТР ИВФ «Бизнеска интеграцияләнгән инновацияләр» секциясен оештыра, аның кысаларында 7 түгәрәк өстәл, питч-сессия һәм мастер-класс узачак. Сессиягә форумның 300дән артык катнашучысы киләчәк. Чараны оештыруда Казан ИТ-паркы, «КАМАЗ» ГАҖ, «ТАТНЕФТЬ» ГАҖ, «Татарстан фәнни-техник мәгълүмат үзәге» ДУП һәм башкалар катнашачак.
Катнашучылар инновацияләр базарындагы вәзгыять, бизнеска ярдәм чаралары, инновацион эшчәнлекне үстерү мөмкинлекләре, цифрлаштыруның актуальлеге һәм башка күп нәрсәләр турында фикер алышачак. Экспертлар стартапларны үстерү һәм эре бизнес белән үзара бәйләнеш тәҗрибәләре белән уртаклашачак.
Шулай ук «Бизнеска интеграцияләнгән инновацияләр» секциясе кысаларында фондның партнеры – Евразия инновацияләр үзәге – Россиядә актив үсештә булган һәм БИҮ акселерация программаларын узган стартапларның питч-сессиясен үткәрәчәк. Компанияләр үз проектларын форумда катнашучы корпорацияләр һәм инвесторлар вәкилләренә партнерлык булдыру һәм бизнесны алга таба үстерүгә һәм җәелдерүгә инвестицияләр җәлеп итү мөмкинлеге белән тәкъдим итәчәкләр.
KAZAN DIGITAL WEEK фәнни-техник мәгълүмат алмашуга ярдәм итүгә, импортны алмаштыру һәм импортны кисәтү мәсьәләләрен нәтиҗәле хәл итә алган фәнни-технологик активларны туплауга, халыкара хезмәттәшлектә Россиянең технологик суверенитетын тәэмин итүгә юнәлдерелгән.