«Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 инновацияле идея» конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. Быел конкурска үзгәрешләр кертелде. Игътибар итегез, заявкалар хәзер сайт аша электрон рәвештә генә бирелә https://www.ivfrt.ru/
«Сколково»да Startup Village халыкара конференциясендә Евразия Инновацияләр үзәгенең һәм ТР Инвестиция-венчур фондының технологик стартаплары өчен акселерация программасы финалы узды
«РТИ-Компонент» компаниясе Чаллыда резин катнашмалар җитештерү буенча яңа производство ачты. Проектка инвестицияләр күләме 200 млн сум тәшкил итә, шуларның 70 млн сумын федераль Сәнәгатьне үстерү фонды бирә, ә 30 млн сумы – Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондыннан
Быел «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XIV Халыкара икътисадый форумы федераль чара статусын алды, Россия һәм Ислам дөньясы илләренең икътисадфй хезмәттәшлегенең алдынгы мәйданчыгы исемен беркетте
«Студентлар стартапы» грант ярдәме программасының өченче чираты 17 майдан 7 июньгә кадәр узачак. Проектлар тәкъдим ителәчәк мәйданчыкларның берсе – «Идея» технопаркы – Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондының портфель компаниясе, аның вәкилләре судьялар комиссияләре составына керде. Исегезгә төшерәбез, проектларны яклау өчен Россия буенча барлыгы 8 шундый мәйданчык оештырылган.
20-22 сентябрьдә KAZAN DIGITAL WEEK халыкара форумы узачак. Ул «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә турыдан-туры һәм онлайн форматта узачак.
ТР Инвестиция-венчур фонды вәкилләре «Буа» сәнәгать паркында, шулай ук резидентларның җитештерү мәйданчыкларында булдылар. Визит кысаларында Буа районы башлыгы Ранис Кәмәртдинов белән киңәшмә узды, аның төп темасы – ТР ИВФның сәнәгать паркы резидентлары белән хезмәттәшлек итү мәсьәләләре, шулай ук резидентларга ярдәм чаралары.
Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондының бүлендек компаниясе «Унипарк» ҖЧҖ вәкилләре Чүпрәле районы эшкуарлары белән эшлекле кооперация очрашуында катнаштылар. Дәүләт һәм бизнес вәкилләре бизнес җәмәгатьчелегенең актуаль бурычлары һәм мәсьәләләре, шулай ук аларны хәл итү юллары турында фикер алыштылар
Меңләгән кеше – инвесторлар һәм бизнесменнар, халыкара оешмалар, илчелекләр вәкилләре, фикер лидерлары һәм бөтен дөньядан массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышу, аларны хәл итү юлларын табу һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру өчен Казанда җыелачак
Сәнәгатьне үстерү фондының Федераль күзәтчелек советы проектларны сәнәгатьне үстерүнең төбәкләрдәге фондлары белән уртак финанслау программалары буенча кредитның максималь суммасын 100 млн сумнан 200 млн сумга кадәр арттырачак. Мондый формада финанслау «Үсеш проектлары», «Комплектлау эшләнмәләре» һәм «Хезмәт җитештерүчәнлеге» программалары кысаларында мөмкин