Түгәрәк өстәл артында эре автомобиль җитештерүчеләр, микроэлектроника, приборлар һәм фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре җыелды. «Идея» технопаркы импортны алмаштыру һәм автомобиль сәнәгате ихтыяҗлары өчен микроэлектроника һәм компонентлар җитештерүне оештыруның актуальлеге темасына проект сессиясен үткәрде
Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фонды ел саен үткәрелә торган «Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 инновацион идея» конкурсына гаризалар кабул итүне тәмамлады. Финалистлар үз проектларына эксперт бәясен һәм акчалата призлар алачак. Конкурсның приз фонды 7 млн сум тәшкил итә
Dsight бизнес-платформасы 2023 елның беренче яртыеллыгында Евразия венчур базарын тикшерде (https://dsight.ru/research35). Аналитиклар, Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фонды Россиядә иң актив инвестор булды, дигән нәтиҗәгә килгән
Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фонды «Идея-1000» программасы кысаларында «Старт-1» конкурсында катнашырга теләүчеләрдән 119 гариза җыйды. Узган ел алар 103 иде
Иннополис территориясендә Лобачевский исемендәге Технопаркта стартапларга нигез салучылар өчен оештырылган Founders’ Mondays очрашуы булды. Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фонды әлеге чараны оештыруда катнашты
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы сәнәгать предприятиеләренә яңа җиһазлар сатып алуга бәйле чыгымнар өлешен каплауга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр алу хокукына сайлауда катнашу өчен заявкалар кабул итүе турында игълан итте. Компанияләр җиһазлар сатып алуга чыгымнарның 50%ына кадәр компенсацияләү өчен 20 млн.сумга кадәр субсидия ала алачак. Гаризалар кабул итүне тәмамлау датасы: 2023 елның 7 ноябре, 18:00
Инновацияләргә ярдәм фонды «Университет технологик эшкуарлыгы платформасы» федераль проектының «Студентлар стартабы» конкурсының IV чираты нәтиҗәләрен раслады, һәрберсе 1 млн сум ярдәм алачак 1500 студент билгеләнде
16 октябрьдә Иннополиста үз проектларын тәкъдим итәчәк яшь һәм тәҗрибәле Founders’ Mondays эшкуарлары өчен очрашуы узачак. ТР Инвестиция-венчур фонды чараны оештыручыларның берсе булды
Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фонды Kazan Digital Week-2023 халыкара форумында катнашты
Чара Kazan Digital Weekта ТР Инвестиция-венчур фонды оештырган «Бизнеска интеграцияләнгән инновацияләр» секциясе кысаларында узачак. Түгәрәк өстәл Россия бизнесының Кытай базарына чыгуы, шулай ук интеллектуаль милекне теркәү процедурасына багышланган